Тэтимол 2015

БУЛАШ-У, диал. болашу, былашу «возиться; увлекаться; общаться с кем-либо зря», була- фигыленең (к. Була ) урт. юн. < кр.-тат., госм., гаг. булаш- < булгаш- (бу яңгыраш тат. сөйл. телендә дә очрый: юк белән булгашма!) id. Төп юнәлештәге фигыль була- < булга- «аралаштыру», асылда болга-у белән бердәй, к. төр. bulaşmak «булашу», bulamak «болгатмак, аралаштырмак», bulanık, bulaşık «болганчык; аралаш», үзб. диал. бүлә- «катыштыру, аралаштыру» һ.б. К. Болагай, Булан-у һ.б. Тат. сөйләшләрендә булаштыр-у «булашу» ~ мар. пулаштыр- «болгату» һ.б.

Тат. сөйл. телендә һәм хәтта яз. әд. телдә дә булаш- урынына булыш- сүзен куллану еш очрый. Хәлбуки булаш-у һәм булыш-у төптән-тамырдан икесе ике сүз; һәм омонимнардан качу принцибыннан чыгып та аларны бутарга, «унификацияләргә» ярамый.



Предыдущая статья            Следующая статья