Тэтимол 2015

БУЛАФКЫ, диал. пылафкы «булавка» < рус. Әмма булавка сүзенең тамыры булава «гетман таягы (томары)» үзе бор. кыпч. *булаwа < бор. монг. bulaγu > хәз. монг. булва «махсус күсәк, томар» сүзеннән (к. Поппе 1938: 125). Сүзнең тамыры төр. bula, bulе «шарчык, туп» ~ бур. була «сөякнең йомры башы» булса кирәк.

Рус. булава мәгънәсе буенча бор. монг. bulaγu > кыпч. *булаwа сүзенә тулысынча тәңгәлләшүенә һәм тарихи мәгълүматлар да хилафлык кылмавына карамастан, рус этимологик сүзлекләрендә мәзкүр сүзнең төрки-монг. телләреннән килүе инкяр ителә һәм этимология славян телләрендәге bula «күбек, шар һ.б.ш.» сүзеннән эзләнелә (к. Фасмер I: 237).



Предыдущая статья            Следующая статья