БУЛАТА, мулата, муллата (к. ТТДС I: 309) «болото, болотистое место» – рус. теленнән шикелле, ләкин монда икенче бер сүзнең тәэсире булмадымы икән? Мәс., монг. булагтай «болаклы, чишмәле (җир)». Рус. һәм гом. слав. болото ~ блато «сазлык» сүзен ахыр чиктә бел «ак» сүзе белән баглап аңлаталар. |