Тэтимол 2015

БУЛАК, (Дәрдемәнд) бŏлақ, себ. (Тумашева 1992: 180) пүлöк «источник, ключ; полноводная река» > мар. (топонимнар составында) булақ (к. Гордеев I: 238–239), мар. кч. пулак «булак, кул, сыза» < гом. кыпч., уйг., угыз. булақ < бор. төрки (ДТС: 121–122) bulaq «чишмә; канал, арык», bulγaq «су дулкынлану; бола» ~ гом. монг. булаг, эвенк. (ЭСТМЯ I: 91) болақ id. һ.б. < бул-ғақ яисә булғ-ақ, чаг. себ. (Будагов I: 290) булғылтамақ «селкенеп тору – саз тур.», каз. булқылдақ «сазлы елга»; сүзнең тамыры тәкълиди булқ//былк//бүлк – кайнап, болганып торган су авазын белдерә, к. ш. ук Бола, Боламык, Болга-у.

Э.В. Севортян үзенең күпсүзле аңлатмасында (ЭСТЯ I: 257–258) булақ сүзенең тамырын һәм ясалышын күрсәтми, төрле фикерләрне генә китерә. Рус. булак тур. Аникин: 139 (шунда ук арытабангы әдәбият). К. ш. ук Мухамедова 1973: 80.

Булак сүзе төрки телләрдән бик күп күрше телләргә (бигрәк тә «шәһәрнең канализация каналы» мәгъ.) кергән һәм бик күп топонимнарда чагыла.



Предыдущая статья            Следующая статья