Тэтимол 2015

БУКЧА, диал. бухча, бүкчә, мукча (к. Әдәби мирас, 4. Казан, 1997: 52) «сумка, ранец» ~ чув. пухча «чепчик, лампа челтәре» ~ ком. бо қча, нуг., каз. боқша, кырг. боқчо, үзб. бухча, аз. боғча «сумка; чемодан», төр. bohca «төен», төркм. бууқҗа < буғукча «авызы бөрмәле (будырмалы) янчык, капчык» сүзеннән. «Чепчик» мәгънәсе дә «бөрмәле баш киеме» дигәннән. Тамыры тур. к. Бу-у.



Предыдущая статья            Следующая статья