Тэтимол 2015

БУЙСЫН-У «подчиниться» > мар. буйсын- < гом. кыпч. бойсын-, уйг. бойсун- < бойун сун- «муен сону», ягъни «киссәң кис дип муеныңны сузу», к. Ә. Ясәвидә «Җилкәң ачып, дога әйләп, буйун сунгыл» (Диване хикмәт, Казан, 1912: 183), чыгт. boуin sunmaγan «буйсынмаган» (Поппе 1938: 157); моны буй-ын сон-у дип тә аңларга мөмкин, ләкин Ясәвидә ачык әйтелгән буйуң түгел, буйун. Чаг. ш. ук тат. баш сону, баш салу «буйсыну» ~ фар. гäрдäндаде «муен биреп – буйсынып».



Предыдущая статья            Следующая статья