Тэтимол 2015

БУЙ IIтар. «большая семья; род» (к. мәкаль: Үтмәс ярлык – буйга хурлык, Исәнбәт III: 322) < угыз. бой (> морд. бой), төр. boy «кабилә; примитив күчмә кабилә» < бор. төрки (ДТС: 107–110) bod, bo, boj «төркем; группа: кабилә, ыру һ.б.ш.». Тәүдә «союздаш» мәгъ. булган, к. тат. (ЛТ I: 105) буйлы-туйлы «барча нәсел-ыруы, союздашлары белән бергә» (туй сүзенең «тантаналы җыен» мәгъ. булган). Себ. (Тумашева 1992: 178) пуйын «хезмәтче», «буйсынган хәлдә(ге)» пуй < буй сүзенең инструменталь килеше шикелле – ул чагында буй < бой «уртак үзәккә буйсынган кабиләләрнең берсе» мәгъ. булган, к. бор. төрки (ДТС: 108–110) bodun, boun, bojun «халык; рәгыять, буйсынган халык», bodu-, bou- «беркетү, баглау».

Бор. төрки bojla – шан-шәрәфле титул (bojla baγa tarqan – Туңъйокукның атамасы) сүзендә дә boj сүзе ятса кирәк: мәзкүр титул «буйның-кабиләнең рухи юлбашчысы – тархан» мәгъ. булып чыга. К. Бояр < *бойла эр.



Предыдущая статья            Следующая статья