Тэтимол 2015

БУЙ I, себ. пуй «длина; глубина; рост, стан», «пролёт; единица длины – 1,5 м; кусок материи, изготовленный как часть одежды», «уже взрослый (но ещё не обзавёлся семьёй)» > мар., морд., удм. буй (к. Гордеев I: 235–236) < гом. кыпч. бой < бор. төрки (ДТС: 106–110) boj, bo, bod < бор (?); к. ш. ук уйг., угыз. бой, хак. диал. пос < боз, тув. бот > уйг. пот id.; чув. пү, пĕв «буй» – миш., угыз линиясеннән, пуршшă < борсы «буй җиткән; буйсы» – болг. Буй – төрки телләрдә иң төп сүзләрнең берсе – монг. бодо «буй, үзе: эре терлек» һәм тунг.-маньч. бэйэ «кеше, ир; тән; үзе» сүзләре белән чагыштырыла (к. ЭСТЯ II: 176–178), ләкин, безнеңчә, бу чагыштырулар фонетик җәһәттән җентекләп нигезләүгә мохтаҗ.

Буй < бой сүзенең фигыль коррелянты бор. бой- «буяу» дигән фараз бар, әмма бой һ.б. ничек кенә күпмәгънәле булмасын (к. Радлов IV: 1262, 1282, 1287, 1640 һ.б.; Будагов I: 294–295), аның «буяу, төс» мәгънәсен дә алуы шикле. К. ш. ук Räsänen 1969: 77; Федотов I: 416.

Буй продуктив нигез: буй-буй, буйлы, буйлык, буйсыз, буйчан; буйла-у «нәрсәнең дә булса буе, озынлыгы буенча йөрү», «тирәнлекне үз буең белән, чумып үлчәү», «буйсынмыйча качып чабып китү – терлек тур.»; сүзнең кайбер грамматик формалары лексикалашкан: буе//буйлыгы «озынлык үлчәме», буйдан-буйга һ.б. К. Буенча, Буйсын-у. Буй сүзенең мәгънәләрен һәм деривациясен бик тәфсилләп Д.Б. Рамазанова (1913: 86–94) бәян итә.

Буй < бой һәм аның төрле дериватлары күп күрше (ир., Кавказ, Балкан һ.б.) телләренә кергән.



Предыдущая статья            Следующая статья