Тэтимол 2015

БУЗА, диал. (Тумашева 1992: 176) поза «буза, молочная водка», күч. «пьяная ссора», диал. (Тумашева 1992: 4) буса, пуса «квас, пиво, брага; закваска, закисшая пшеничная каша для дубления; барда» < гом. кыпч. боза id., к. себ. поза, каз. боза «арпа яки тарыдан ясалган буза» һ.б. гаҗәеп рәвештә бу сүз нәкъ менә тат. яңгырашында (о > у) бөтен дөньяга таралган, к. рус. буза, фар. буза, гар., суахили һәм хауса телләрендә бүзә, буза. Хәлбуки бу сүзнең фонетик вариантлары күп: хак. поҗа, поҗе, тув. боҗа, алт. бодо, пойа, монг. боҗу, бозо > боз, эвенк. боǯ һ.б. (к. ЭСТЯ II: 173–175, ССТМЯ I: 89; Фасмер I: 232), к. ш. ук башк. (БТДҺ: 59) будагый «буза». К. Буча. Фонетик вариантларның күплеге бу сүзнең алынма булуына ишарәли. Гадәттә буза < боза сүзен бор. төрки bor «шәраб» сүзе белән чагыштыралар, әмма монда r ~ z күчеше юк: боза < боҗа < *борчар < *бор-чагыр булырга мөмкин (кушма сүз яисә *бор чагыр «шәраб түпрәсе»). К. Чагыр. Рус баджа, боза, буз «көмешкә түпрәсе; соус төре; катыктан ясалган эчемлек һ.б.» тур. Аникин: 107, 131–136, 138–139 (арытабан әдәбият).

Характерлы идиома: буза куптару = рус. бузить, бузотёр. К. Буз-у.



Предыдущая статья            Следующая статья