Тэтимол 2015

БУЕНЧА [буй ы̌нча] «по, согласно; сообразно; соответственно» > мар. (Гордеев I: 237) буйынча, вуйынча, вонча id. – Алтын Урда яз. теленнән булса кирәк, к. нуг., каз., к.-калп. бойынша, кырг., төркм. боюнча, төр. boyunca, үзб., уйг. бойинча id. ← бой «буй; зурлык; үлчәм». Абстракт мәгъ. бу сүз тәүдә «күләменчә, үлчәменчә» кебегрәк аңлашылудан. Буенча белән беррәттән тат. сөйләшләрендә буйына, буйлата, буйында сүзләре дә кулланыла, к. Махмутова: 225–226.

Ихтимал ки, төрки буйынча < бойунча фар. дäр бäраи «авырлыгында-күләмендә, турында, буенча» сүзеннән калькадыр.



Предыдущая статья            Следующая статья