Тэтимол 2015

БУГАЙ «видимо, вероятно; кажется» > чув. пукай, мар. пукай, пугай, удм. бугай id. ~ ком. буғай, нуг. боғай id. < бор. чыгт., яз. төрки (Төхфәт... 1978: 284), тув. болғай «бугай, булырга тиеш» – бол- «булу» фигыленең теләк формасыннан. Чаг. ш. ук тат. җырында: Тәрәзәләр ачып яулык болгай – Без сөясе ярлар шул булгай.

Бу модаль сүзнең икенче вариантында -ғ- редукцияләнгән: булгай > тат. диал. (без теркәдек. – Р.Ә.) булай > булый > чув. пулĕ «булырга тиеш, бугай» < бор. кыпч. (Төхфәт... 1978: 284) болгай, болай, булай «ихтимал, күрәсең, булса кирәк».



Предыдущая статья            Следующая статья