Тэтимол 2015

БУГАЗ, диал. бŏгаз (Радлов IV: 1807), буғуз, себ. (Тумашева 1992: 178) пу’аз «горло (в анатомическом значении); пролив» < чыгт., госм., төркм. (һ.б. угыз) боғаз, уйг., бор. төрки (ДТС: 109–110) buγaz, buγuz «бугаз, тамак; ашау хаҗәте» һ.б. (барча иске чыганакларда очрый). Кыпч. телләрендә буғаз, боғаз (кырг. боғоҙ) «буак, бүксә; үзәннәр чатлашкан төш» һ.б. икенчел мәгънәләрдә очрый.

Бугаз < боғаз (һ.б.) сүзе төрки телләрдә -r (-р) вариантында да саклану белән игътибарны җәлеп итә: тат. сөйл. (Ш. Маннур) богарлан-у «туйганнан артык, егылганчы ашау»; тат. бугазла-у «сую, бугазын кисү», чыгт. bоγuzla- ~ яз. монг. bоγarla- «бугазлау; буу» (к. Поппе 1938: 120, 398); чув. пыр «бугаз; ашаучанлык» < бор. төрки *боғурғ (к. Бирән ). К. ш. ук Бугырдак, Буна-у, Буын.

Бугаз, һичшиксез, буаз (к.) сүзе белән уртак тарихи нигездән, *боғ тамырыннан килә, к. чыгт., аз. боғаз «буаз» ~ яз. монг. (Поппе Op. sit.: 120) bоγar, buγar «буаз, көмәнле» һ.б. Будагов I: 283–284; Räsänen 1969: 78; ЭСТЯ II: 167–170; Clauson: 322; Мухамедова 1973: 79; Федотов I: 465.

Дерив.: бугазлы, бугазлык; бугазла-у, бугазлан-у, бугазлаш-у «бер-берсенең бугазына ябышу», бугазлат-у; тат. сөйл. (Balint: 161) bоγozlau «бугаз, тамак» – сирәк очрый торган сүз.



Предыдущая статья            Следующая статья