Тэтимол 2015

БУГА, бога, бугай «бык (не облегчённый)», «телёнок-бычок», себ. (Тумашева 1992: 175) пŏға «бык», ~ гом. кыпч. буға, буғай < бор. төрки (ДТС: 120, 125) boqa, buqa id., к. ш. ук башк. буға «тана; үгез бозау», уйг., монг., тунг. буқа, буқу, монг. бух, буха id., каз. буғы, кырг., чыгт. буғу «ата болан, болан үгезе», төркм. буғы «пошый» < бор. төрки (ДТС: 120) buγu «болан», маньч. буқа «кучкар, тәкә», буха «җанвар» һ.б. Рус. бугай төрки телләрдән, ләкин к. литв. bukas «күлбога», латыш. buga «мүкләк сыер» һ.б. һинд-евр. bek- «шешенкеләнү» тамырыннан дигән фикер бар. Шуннан ук рус. бык «үгез» сүзен дә чыгаралар. Буга сүзе кыт. теленнән дигән фараз да бар. Pokorny: 98; Joki 1952: 106; Фасмер I: 228; ЭСТЯ II: 230–232; ССТМЯ I: 103–104.

Буга сүзенең дерив. юк диярлек, сирәк кулланыла. Себ. (Тумашева, Op. cit) поғылта-у «үкерү (үгез тур.)» икенчел ясалма булса кирәк (ягъни, халык этимологиясе буенча кирегә сүз ясалышыннан).



Предыдущая статья            Следующая статья