Тэтимол 2015

БУ I, себ. пу «это, этот» [в парадигме склонения имеет фонетические порой сильно изменённые варианты: бŏ (бŏлар «эти»), мŏ (мŏны «этого, эту», мŏның «у этого»), мŏн (мŏнда «в этом месте, здесь») и др.], «данный, указанный» < гом. төрки бу, пу id. (һәрбер төрки телдә төрләнеш формаларында фонетик вариантлары һәм супплетив нигезләре күп очрый); чув. ку «бу» бу сүзенең фонетик варианты түгел – аның тамырлары үзгә, ләкин кулланышта һәм төрләнештә чув. сүзе тат. бусына охшашкан.

Иске тат. әд. телендә бу сүзе регуляр төрләнеш формаларына кертелгән: булар, буның, бундан, ш. ук булай, хәтта буғача «моңача» һ.б. Ул «регулярлыктан» халык телендә бусы сүзе генә торып калган (ул да урта диалекттан таралган). Гомумән, хәз. тат. бу һәм аның төрле вариантлары вә формалары бор. төрки яз. телләрнекенә охшаш.

Бу сүзен бор. гом. төрки *пуу вариантыннан дип уйлыйлар. К. ЭСТЯ II: 225–228. Ләкин гомумән мәсьәлә чишелмәгән.

Башк. был < бол тат. теленең бер сөйләшендә дә теркәлмәгән шикелле; бŏл ~ бул ~ бол вариантлары каз., к.-калп., кырг. телләренә хас һәм кайбер угыз сөйләшләрендә очрый. К. ш. ук Менә, Мона.

Бу сүзенең үзгәрешле төрләнеш формаларының кайберләре ошбу сүзлектә аерым карала.



Предыдущая статья            Следующая статья