Тэтимол 2015

БӨЯТ[бөйәт], бөйөт (?, к. Троянский I: 247), себ. (Тумашева 1992: 154–173) мөйәт, пеүәт «бөят; җигемлек (сбруя)», мөйәт-шай «бөят-җигемлек», диал. (ТТДС I: 109) бүwә, бүwәт, бүгә «подхомутник» (длинный футляр, набитый мягким материалом, употребляемый для того, чтобы хомут не натёр шею лошади, отсюда, по подобию, башк. – БТДҺ: 56 – бөйәт «домашняя колбаса»), башк. мөйәт «бөят» > мар. пүйат ~ чув. (Ашмарин Х: 73) пĕвет id. ~ нуг. мүйет id. Бүтән телләрдә бу сүз бөтенләй икенче нәрсәне белдерә: башк. (БТДҺ I: 62) бүгәт, каз., к.-калп. бöгет, кырг. бöгöт, үзб. диал. (ЎХШЛ: 55) бöгәт, чыгт. (Радлов IV: 1694) бöкäт, төр. büğet, төркм. бöвет «бөя; буа». Шул ук мәгъ. чыгт. (Радлов IV: 1994–1699) бöкäн «бөя; буа», ләкин бöкүт «төймә, тыгынчык». Өченче бер вариант – башк. (БТДҺ: 62) бүгәк «бөят».

Себ. тат., башк. мөйәт ~ нуг. мүйет, кырг. диал. мööт «бөят» кырг.-нуг. фонетик изолиниясенә карыйлар; чаг. ш. ук башк. бөйәнә, бөйәнәк ~ кырг. мööн «унике илле эчәк», чув. пĕвен «бөят» (-н вариантлар). Шулай итеп берничә төрле консонантив вариантта берничә бердәй мәгънә алмашынып кабатлана. Бу сүзләр дүрт вариант фигыльдән ясалган.



Предыдущая статья            Следующая статья