Тэтимол 2015

БӨЯ[бөйә], диал. (ТТДС I: 109) бүwә, бүгә «плотина пруда» ~ чув. пĕве id. < бор. бүwәг ~ бүгәг id. (к. Бөя-ү ). Тат. телендәге бөйә саф кыпч. линиясе (г > й), бүwә ~ чув. пĕве [> пĕwе] миш.-угыз линиясе, мар. пүйа тат. теленең урта диалектыннан, мар. Т. пöвэ, пүä id. миш. (угыз, чув.) диалектыннан килә. М.Р. Федотов (I: 416–417) бу линияләрне аермыйча, мар. вариантларының барысы да чув. теленнән дип раслый, ә тат. вариантларын бөтенләй белми. К. Бөят. К. ш. ук Räsänen 1969: 83 (материалы бай түгел).



Предыдущая статья            Следующая статья