Тэтимол 2015

БӨТИ, диал. бөтү, бетү, петү, бетег (ДС III: 35–36) «амулет» < бор. уйг. bitig, bitik, pütük «язма, язылган дога; китап, пичәт» (к. Пичәт ), bit-, biti-, pütü- «язу (фигыль)». Бу тамыр сүзне алынма булырга тиеш диләр һәм күпчелек лингвистлар кыт. пи < пйет «пумала, пумалачык» сүзеннән дип карыйлар (мәгъ. күчешләре җәһәтеннән к. Чый- ). Тохар яки грек теленнән дип уйланучылар да бар (ЭСТЯ II: 155–158).

Бор. biti, pütü баштан ук «изге язу, кяләм» мәгъ. булган; аның фигыль коррелянты bitiдән бик күп сүзләр ясалган (к. ДТС: 104). К. Бетекче. Федотов I: 428–429.

Дерив.: бөтиле, бөтилек.



Предыдущая статья            Следующая статья