Тэтимол 2015

БӨТЕР-Ү[бөтөр-] «навивать, скручивать, свёртывать (в верёвку)» ~ чув. пĕтĕр-, мар. пүтĕр-, пĕтĕр- id. – Идел-Урал даирәсендә генә теркәлгән, бор. *бөлтĕр- яңгырашыннан булса кирәк, к. тув. белдир- «(җеп) кату, төйнәү, бөтерү» (бööлдэ- «боргалау» ?); к.-балк., ком. бюлдюргю, бюлдюрюнкю «сикәлтәле; сакау (сүз тур.)»: ихтимал, бор. *бүлтүр- сүзенең күч. мәгънәләредер. Чаг. ш. ук. Бөдрә. Федотов I: 427–428 (бик аз әйтелә).

Бөтер- продуктив нигез: бөтерел-ү, бөтерен-ү (мәс., биегәндә), бөтереш-ү, бөтерт-ү; бөтермә(ле); бөтеренке һ.б. К. Бөтергеч, Бөтеркә, Бөтеркәч, Бөтерчек.



Предыдущая статья            Следующая статья