Тэтимол 2015

Н II[бөтөн],>БӨТЕ себ. пөтөн «целый, в целости; целое» > мар., удм. бүтĕн id. < гом. кыпч. бүтүн (нуг., каз., к.-калп. бүтин) ~ гом. төрки (Радлов IV: 1896–1898) бүтүн «бөтен; барча, бө́тен» ~ монг. bütün/бүтүн > эвенк. (ССТМЯ I: 116) бутун «барчасы, бөтенесе» һ.б. < бор. төрки (ДТС: 134) bütün id. ← büt- II «үсү, өлгерү, уңышлы булу», ш. ук, күрәсең, *büt «үсем, уңыш, өлгереш, яңа буын» (к. Бөт ) сүзеннән. Бөтен < бүтүн бу үзара коррелянт тамырлардан өч төрле юл белән ясала ала: 1) бүт исем сүзенең инструменталь килеш формасыннан, 2) бүт- фигыленнән сыйфат фигыль формасы (бу карашны Э.В. Севортян һ.б. яклый, к. ЭСТЯ II: 303), 3) бүт-күн дигән парлы сүздән (бор. төрки күн «халык, җәмгыять», к. Көн II ); соңгы фаразны як. бүттүүн формасы куәтли. К. Бөткел. Чаг. ш. ук Бөтә.

Бөтен продуктив нигез: бөтенәй-ү, бөтенлән-ү; бөтенләй һ.б. Бөтен сүзенең бор. төрки (ДТС: 108, 120) bodun, budun «халык» сүзенә катнашы юк бугай.



Предыдущая статья            Следующая статья