Тэтимол 2015

БӨТ диал. (бөт үк тәгъбирендә, к. ТТДС I: 109) «все, весь», (өрете-бөте тәгъбирендә) «новое поколение; все одногодки» < (кырг., үзб. диал.) бүт «бөтен, бөтенлек» < бор. төрки *бүгүт, *бүкүт ← бор. *бүкү «исәпкә алу; исәпкә алу өчен җыелган халык һәм мал» – М. Рясянен фикеренчә (Räsänen 1969: 92–93), бор. монг. bü-, büi-, бор. төрки *бү- «яшәү, булу», безнеңчә, «үсү, үрчү, үсеп җитү, өлгерү» сүзеннән. К. ш. ук башк. (БТДҺ: 58, 64) бөтләү «балык ятуы (яткысы)», бүтләнү «яңа җиргә (авылга һ.б.) ияләшү», хак. пöк- «сынау, исәпләү», пöгĕн «халык санын алу»; тув. бүгү, кырг. бүкүлү, алт. бүкүлү, пүкүлү, хак. пүкүлэ < яз. монг. bükü (> хәз. монг. бүх, бүхэ), бүкүли, бүкэли > эвенк. һ.б. (ССТМЯ I: 105) букули «бөтенесе, җыены», бор. монг. (Поппе 1938: 127) bugude, büküde < калм. bugde «бөтен, барчасы; җәмгысы, җыены». Бу сүз себ. (Тумашева 1992: 117) пөктә-ү «җыю, камап алу (исәпкә алу өчен)» < пүкүт-ә- фигылендә дә сакланып килә. Кыт. чыганакларында бәян ителгәнчә, бор. төрки билекләр һәм административ берәмлекләр елына ике тапкыр барчасы бергә җыелганнар: җәен – аерым урыннарда гыйбадәт кылу өчен, көзен – кешеләрне һәм мал-туарны исәпкә алу өчен. Шул җыен бү-кү һәм бү-к-үт дип аталган, күрәсең. К. Бөтә, Бөтә-ү, Бөтен I, II.



Предыдущая статья            Следующая статья