Тэтимол 2015

БӨРЧЕК[бөрчөк] «крапинка, горошинка (на ткани); зёрнышко, крошка, частица» ~ чув. пĕрчĕ, пĕрчĕк, пĕрчĕш, мар. пырче, пĕрцĕ, пĕрцĕк, пырцык ~ каз., к.-калп. бүршик, хак. пүртүк id. тат., башк. диал. (ТТДС I: 108, БҺҺ II: 54) бөрчĕ-, бөрчө-, бөрсө- ~ төр. bürçü- «бөртекләп җыю, тирү» сүзеннән шикелле. К. ш. ук үзб. диал. (ЎХШЛ: 58) бүрчүк «йөзек кашы; алкага һ.б. беркетелгән вак асылташ». Ләкин бөрче- фигыле кире ясалышы буенча пәйда була ала (бөрчек → бөрче-) һәм, тат. бөрче- фигылен белмәгән хәлдә М. Рясянен, Э.В. Севортян һ.б. тюркологлар бөрчек һәм бөртек сүзләренең бердәй чыгышына шикләнмиләр (гомумән -т- > -ч- күчеше очраштыргалый), к. Бөртек.

М.Р. Федотов (I: 423–424) чув. пĕрчĕк сүзе пĕр «бер» нигезеннән ди. Ләкин сүзнең тамыры һәр җирдә бөр < бүр, ягъни иренләшкән аваз белән килә.

Гомумән, бөрчек чыннан да бөрче- < бүрчү- фигыленән, бөр < бүр «вак җиләк» (к. Бөре, Бөрлегән ) сүзеннән булып чыга, чаг. тат. чемче-ү «валчыклап ашау» ← чем «яфрак сабы». Бөртек сүзе бөрчек сүзенә контаминацион тәэсир ясаган.

Дерив.: бөрчекле, бөрчеклә-ү «бөрчекле итү».



Предыдущая статья            Следующая статья