Тэтимол 2015

БӨР-Ү «собирать в складки и стягивать; затягивать» ~ чув. пĕр- [пөр-] < гом. кыпч., уйг. диал., як. бүр- «бөрү; чәңгәлләре белән тотып, эләктереп алу (ерткыч кошлар тур.)», алт. диал. пүр- «бәби биләү, төрү», угыз. бүри-, бүрә- > ком. бүре- «бөреп тегү» ~ аз. бүз-, төр. büz- «бөрү». М. Рясянен (Räsänen 1969: 92) һәм Э.В. Севортян (ЭСТЯ II: 296–298) бу сүзне госм., кр.-тат. бүри- «каплау» ~ монг. бүри- «каплау, бөркәү» һәм бөркә-ү < бүркэ- сүзләре белән бергә карыйлар, әмма без монда төптәнге аерма күрәбез: «бөркәү» һәм «бөрү» бер-берсенә охшашмаган хәрәкәтләр. Чаг. ш. ук як. (Пекарский 582–590) бүй- «бөре», кырг. бүйүр- «бөрештерү, бөрү» (бөр- < бүр- < бүйүр- ?). К. ш. ук Федотов I: 421.

Бөр- < бүр- продуктив нигез: бөрел-ү, бөреш-ү (бу юн. формасы үзе аеруча продуктив нигез) һәм бөрем, бөреш «күлмәк бөрмәсе»; бөрмә < гом. кыпч. бүрмэ (шунысы кызык ки, аз. бүзмәк «бөрү», ләкин бүрмә «бөрмә»: сүз нигезе эчендә элекке, беренчел аваз саклануның ачык мисалы), шуннан тагы бер төркем сүзләр ясалган: бөрмәкәй (к. ЗДС: 133), бөрмәлә-ү, бөрмәле, бөрмәч, бөрмәшкә һ.б.).



Предыдущая статья            Следующая статья