Тэтимол 2015

БӨРКЕ-Ү[бөркө-], бөрек-ү [бөрөк-] (катнаш төрләнештә: бөрке-де һәм бөрек-те параллель рәвештә кулланылалар) «обрызгивать, опрыскивать» < гом. кыпч. бүрк- бор. төрки bürk- id., ләкин кайбер төрки телләрдә иҗек азагында -рк тезмәсе була алмый, шунлыктан бор. төрки сүз бер очракта (госм., чыгт.) бүрүк- > тат. бөрек- ~ чув. пĕрĕх- булып, икенче очракта бүркү- > бөрке- булып әверелә. Мар. пүргäлäш, пүргäш «бөркү» тат. теленнән дә, чув. теленнән дә килә ала. Федотов I: 422 (М. Рясянен һәм Э.В. Севортян бу сүзгә тукталмыйлар).



Предыдущая статья            Следующая статья