Тэтимол 2015

БӨРКЕТ[бөркөт], диал. пүркүт «орёл-беркут» > мар. кч. пү¨ркыт, удм. быркыт, чув. пĕркĕт < гом. кыпч. бүркүт, бүркит, тув. бүргүт, алт. мöркүт, монг. бүргэд id. М. Рясянен һәм Э.В. Севортян (ЭСТЯ II: 300) бу сүзне бүр- «тырнаклау» сүзеннән дип аңлаталар. Безнеңчә, бу фараз җитәрлек дәлилләнмәгән һәм бөркет < бүркүт чыгт. (Радлов IV: 1891) бүркүт «бөркәү, бөркәвеч» сүзе белән бердәй һәм «бөркәвечле, буркалы кош» мәгънәсеннән килә (кошның кыяфәте чыннан да ябынча-бурка киеп утырган затныкы шикелле).

Урта Азия халыклары бүркүт баба, төркм. (Мухамедова: 196) бöркүт «яңгыр химаячесе, яңгыр хәбәрчесе» (кайбер ерткыч кошлар яңгыр килгәндә активлашалар, к. рус. буревестник id.). К. ш. ук чыгт. (Будагов II: 74) бöркүт «бөркү, томанлы һава», уйг. бүркүт id. Сүз ясалышы буенча монг. сүзенә тартым, к. алт. мÿркÿт ~ монг. мүркүт «козгын».



Предыдущая статья            Следующая статья