БӨРКӘ-Ү, себ. (Тумашева 1992: 45, 48, 177) бүргә-ү, пүркә-ү «закрывать со всех сторон, завёртывать; пеленать» ~ чув. пĕрке-, пүрке- < гом. кыпч., уйг. бүркэ-, бүркә-, кырг. бүркö-, хак., алт. пүрке-, пүркä-, тув. бүрге-, як. бүрүй- ~ яз. монг. (Поппе 1938: 127) bürke-, bürkü- «бөркәү, өртү» ← бор. төрки (госм., чыгт., к. Радлов IV: 1887–1888) бүрү- «бөркәү» (бүрүк «каплаулы» → бүрүк-э «каплау» булса кирәк), к. ш. ук бур. бүри- «өртеп каплау, тышлау» ~ тунг., маньч. бури- id. (к. ССТМЯ I: 113–114), бор. төрки (ДТС: 133) bürün- «бөркәнү» һ.б. Бөркә- бик продуктив нигез һәм дериватлары гом. төрки, гом. кыпч. характерга ия: тат. бөркәү «каплама, вуаль, бөркәнчек» > чув. пĕркев «фата, бөркәнчек» ~ кырг. бүркöö «ябынча» < бор. төрки *бүркэг > тув. бүргег, к.-калп. бүркек «бөркәүле, бөркү» ~ чыгт. бүркä, хак., алт. пүркä (к. Радлов IV: 1389, 1890) «вуаль, бөркәнчек» > рус. бурка (рус этимологлары хәзер бу аңлатманы кире кагалар, ләкин аларның рәдделәре ышандырмый); рус сүзе бүтән сүздән дә киләлә, к. Бурка. Тат. бөркә-ү, шуннан бөркәнчек ~ нуг., каз. бүркеншик, ком. бюркенчик, уйг. бүркәнчүк id., «нашмак, яшмак, зур шәл» ~ төр. bürüncük, bürümcük, бор. төрки (ДТС: 133) bürüncük «хатын-кыз бүреге; бөркәнчек», бор. чыгт. (Поппе 1938: 536) bürünčеk «фата»; к. ш. ук чув. пĕркенчĕк > мар. пүртенчык, бүргенчык (мар. телендә вариантлары күп) < тат. бөркәнчек һ.б. К. ш. ук Бөркет, Бөркү, Бүрек. Räsänen 1969: 92; ЭСТЯ II: 296–298 (Э.В. Севортян бүр- «каплау» нигезе бар дип раслый, ләкин, безнеңчә, андый нигез ачык күренми); Федотов I: 422–423 (чув. пүркенчĕк > мар. пĕркензык сүзен күрсәтә, ләкин чув. сүзенең тат. теленнән икәнлеген әйтми); Гордеев II: 196. Дерив. (югарыда әйтелгәннәрдән тыш): бөркәвеч; бөркәл-ү; бөркәүле. |