Тэтимол 2015

БӨРҖӘН «бурзян (бурзяне)» – название башкирского племени < бор. монг. börǯigin < börǯigün кабилә атамасы (шуннан Чыңгыз хан чыккан), к. Гарипов: 39; Исхаков, Измайлов: 79. Монг. börǯigün сүзе исә бор. монг. börte ǯiguna «бүртә бүре, күк бүре» – хәз. монг. Бөрте чино – төрле әфсанәләр герое (к. МНМ I: 180). Башкорт фольклорында әйтелгәнчә, бөрҗәннәр аерым бер халык булган һәм соңрак кына башкортлар белән бер йән (бер җан) булып киткәннәр, имеш.

Бөржән сүзенең тат. яңгырашыннан рус. бурзян һәм башк. бөрйән яңгырашлары килә (тарихтагы барча чыганакларда бу сүз -җ-, -дж- белән языла). Бу хәл бөрҗәннәрнең татарларга элек-электән таныш булуы тур. сөйли. Алай гына да түгел, чув. фольклорындагы Пурçăхан улăп (Пурҗыһан алып) һәм Пурçăхан иле сүзләре (к. Улăп халлапĕсем. Чебоксары, 1993) сүзләре бөрҗәннәрнең Урта Идел регионында – Чувашстан тирәләрендә яшәгәнлеген күрсәтә (к. безнең мәкалә: «Бөрҗән һәм угызлар» // Татарстан, № 11–12, 1995: 80–82). Чуваш дастанында пурҗыһаннар Амму (Аму-Дәрья) буйларында яшиләр, дөя асрыйлар... Бу билгеләр дә бөрҗәннәргә туры килә: аларның берзаман Урта Азиядә яшәгәнлеге ачык билгеле. Чув. пурҗыһан << монг. борҗигун күчеше фонетик закончалыкларга бик бап килә. К. ш. ук чыгт. (Әбүлгази) бурчығыйн «бөрҗән». Бөрҗәннәрне тагы мәшһүр бүрчә угыллары куман кабиләсе (рус. бурчевичлар) һәм болгарларга багланышта телгә алына торган бурҗан кабиләсе белән чагыштыралар. Ләкин монда тарихи һәм лингвистик (фонетик) кыенлыклар туа. З. Вәлиди (Velidi: 67) буенча, монг. borčegin асылда төрки Bori tegin «бүре принц» дигән кеше исеменнән, бу кеше кыят (кайлар) кабиләсеннән.



Предыдущая статья            Следующая статья