Тэтимол 2015

БӨЛ-Ү «разоряться; попасть в беду» ~ чув. пĕл- id. < гом. кыпч. бүл- id. – бүтән төрки телләрдә теркәлмәгән, тик бор. төрки (ДТС: 132) bül «бозылган, җимерелгән, тузгылган» сүзе бүл- фигыленең исем коррелянты дияргә ярый. Räsänen 1969: 92; Федотов I: 419 (мәгълүматлары бик аз).

Кыпч. телләрендә бүл- продуктив нигез, к. тат. бөлен-ү; бөлдер-ү; диал. (БТДҺ: 57; ЗДС: 132) бөлөк «хәвефле; йончыган» ~ каз. бүлĕк «бунт; каза», каз., к.-калп. бүлин-, кырг. бүлүүн- «бозылу; һәлак булу» һ.б. К. Бөлген.



Предыдущая статья            Следующая статья