Тэтимол 2015

БӨК-Ү I(бөгү, бөкте) «гнуть, наклонять» ~ чув. пĕк- [пөк], пүк- < гом. кыпч., уйг., чыгт. бүк-, алт., хак., тув. диал. пүк- id. тат. бөк < гом. кыпч. бүк «ашыкның калку ягы; кабарынкылык, түмгәк һ.б.ш.» сүзенең фигыль коррелянты, ономопоэтик тамырдан, чаг. рус. бугор, ним. bücken «бөгү», индонез. buku «оры, кабарынкылык» һ.б.

Бөк < бүк тамырыннан төрки телләрдә бик күп сүзләр ясалган, к. бөгел-ү, бөген-ү, бөгеш-ү, бөктер-ү – гади юн. формалары (алар үзләре дә продуктив нигезләр), аннары бөгәҗә, бөгәк, бөгәл, бөгәләк, бөгәлчән, бөгәр «тез», бөгәрлә-ү, бөгел, бөгел-бөгел, бөгелмә, бөгелчә, бөгелчән, бөгелеш, бөгем, бөгеш (күп мәгъ. сүз), бөгештер-ү, бөкем ~ бөгем, бөккел, бөккен, бөккеч, бөкмә, бөкмәрлә-ү, бөкмәч, бөктә-ү, бөктәл, бөктәр һ.б. Бүтән төрки телләрдә дә шул ук продуктивлык бардыр, әмма сүзлекләрдә тулысынча чагылдырылмый.

Югарыда һәм түбәндәрәк мәзкүр сүзләрнең кайберләренә аерым тукталдык.



Предыдущая статья            Следующая статья