Тэтимол 2015

БӨКТӘР «узел; заплечный мешок» ~ каз., к.-калп. бөктер, үзб., кырг. диал. бүктәр, буктар, кырг. бöктöр «хәнҗәр; ияргә арттан беркетелгән йөк» < монг. бöктүр, бöктэр id. бөк- ~ бүк- «түгәрәк өем һ.б.ш.» тамырыннан (-тэр//-дэр монг. кушымчасы); каз., к.-калп. бöктер-, хак. пүктер- «бөктәрләү» фигыле дә бар. К. Бөк, Бөктә-ү.

Монг. бöктүр сүзенең «бөктәрле, бөктәр» мәгънәсендәге бöгтүргэ дериваты да төрки телләргә киң таралган: каз., к.-калп. бöктерги, төркм. бöкдерги, кырг. бöктöргö, як. бöгтүргä «бөктәрле; бөкерле; мүктәрге», к. Мүктәрге.



Предыдущая статья            Следующая статья