Тэтимол 2015

БӨКӘЙ, бөки, бүкәй, бүки (ТТДС I: 91, 108; ТТДС II: 72; БТДҺ: 56) «бука, страшилище; старик с лохматой седой головой» ~ рус. (Фасмер I: 235–236) бука «староста, начальник; бөкәй» (төрки телләрдәнме? Фасмер этимологиясен ачык калдыра). Төр. böke «көрәшче» бөкә дәнме икән, бөкәй дәнме икән? Гомумән, болар ише сүзләр күп күрше телләрдә очрый, мәс., төркм. бөкәчи «сикерүче», бөк- [bök-] «сикерү, ыргу». Атаклы инглиз язучысы Д. Дефоның «Гулливер сәяхәтләре» турындагы популяр фантастик хикәятендә лилипутлар дәүләтендә баш министр итеп кем биегрәк сикерә, шуны сайлыйлар. Д. Дефо бу мотивны Үзәк Азиядәге бөкәләр тур. хәбәрләр нигезендә әсәренә керткән бугай. Чаг: ш. ук bü, госм. büiü «сихер», уйг. рögü, ком. бүгү, монг. bügе «шаман». Gombocz: 43. К. Бүкәй.

Дерив.: бөкәйбаш «тузганак».



Предыдущая статья            Следующая статья