Тэтимол 2015

БӨК, бөге «выпуклая сторона альчика» – гом. кыпч. бүк, бöк, бÿгö id. ш. ук «калкулык» > удм. пог, пуг, рус. бук ~ к.-калп. пүкке, тув. бүге, калм. бук, бöкö «бөк», үзб. бук, бүк «бөкер, бөкре», кырг. бүк «бөгелеш урыны» ~ эвенк. һ.б. буку, бэкэ, боко, мүкэ «бөкер» (ССТМЯ I: 104), бор. пермь püg «түгәрәк, йомры нәрсә; бөк» (КЭСК: 232), осет. buk «бөкре» (Абаев I: 269), чаг. ш. ук инг. buckle «бөгелеш», индонез. bokong «шеш», boktja «букчай», buku «агач орысы», bukit «бәләкәй тау» һ.б. халыкара тәкълиди тамырдан.

К. ш. ук алт. пүк, хак. пүг, як. бүк «елга бөгелеше, бөгелеш»; тат. бөклә-ү < гом. кыпч. бүклэ- фигыленең тамыры да шул ук мәгънәдә. Бөк исем тамырының үзеннән тат. телендә тагын бөкәч, бөктәр, бөкчәй-, бөкәй-ү ~ мүкәй-ү, бүксә сүзләре ясалган. Бөк-ер ~ бөгер нигезе бигрәк продуктив, к. Бөер, Бөкәч, Бөкрән, Бөкре, Бөре, Бөрлегән, Бәрәңге һ.б.ш.

Бөк исем тамырыннан бүтән төрки телләрдә тагын бик күп сүзләр ясала. Бөк исеменең фигыль коррелянты бөк-ү (бөгү) булса кирәк.



Предыдущая статья            Следующая статья