БӨЙРӘК, диал. (ЗДС: 131) бөйөрәк «почка животных» ~ кр.-тат. büyrek, büyürek id., каз. буйрек «сугымнан бирелгән хәер – гадәттә бөйрәк» һ.б. (гом. кыпч. сүзе бугай) < бор. төрки bögüräk ← (ДТС: 116) bögür «бөер; янтык». Бу сүзнең күп вариантлары булуы күзгә ташлана, к. төр. böbrek, bövrek, bövürek, тат. диал. (ЗДС: 131, 538) бөйән, бөйәнә, пөйдер «бөйрәк» (бу сүзләр бүтән төрки телләрдә күренмәде). Күрәсең, сүзнең тамыры *бөй < *бүг < bög? К. Бөер, Пәрәмәч, Пирук. |