Тэтимол 2015

БӨЕР [бөйөр] «почки; таз» < гом. кыпч., госм. бүйүр, бöйүр ~ тат. диал. (миш.) бĕвĕр, бүвĕр ~ чув. пĕвĕр, угыз. бöвүр id., һәр ике линия бор. төрки (ДТС: 111) бöгүр (bögür) сүзенә тоташа, к. ш. ук бор. монг. bögere id.

Бу нигездән ясалган тат. бөйрәк//бүрәк ~ төр. böyürek, bübrek, bövrek, каз., төркм. һ.б. бöрәк, к.-балк. бүрек, шор. пүгрүк, хак. пүгүряк «бөер, хайван бөере» бөернең үзеннән киңрәк таралган. Бор. бүйүрәг вариантына рус пирог сүзе тап килә (бор. болг. яисә бәҗ. теленнән) – асылда ул «бөерәккә охшаган камырдан (һәм берәр эчлектән) ясалган ашамлык» була, к. к.-балк. бöрек «бөер, бөйрәк; бөккән», калм. бööрг «вак пәрәмәч».

Бөйөр < bögür йомры-түгәрәк нәрсәләрне белдерә торган ономопоэтик bogur//bugor нигезеннән, bög//boγ тамырыннан (шуның палаталь вариантыннан), к. Бөкер, Бөре I, Бүксә һ.б. (бик күп сүзләр) килә. ЭСТЯ II: 205–208, 219; Аникин: 135.



Предыдущая статья            Следующая статья