Тэтимол 2015

БӨГӘЛЧӘН, диал. (ДС I: 42) бөгәчә, бөгәләк, бөгелчән «самка овода; овод лошадиный» ~ башк. (БТДҺ: 55–56) бөбәләк, бөгөлсөн, бөгәлә, бөгәләк, каз. бүгöлүк, бүңöлүк, бүгöзöк, кырг. бöгöнöк, алт. пöкöнöк, госм. бүкелик, бүйäлик, бүвалик, үзб. бүкалаг id., як. бүгүлэх «шөпшә»; бүгүҗэх, бүгүйэх «кигәвен» ~ монг. бүкүнэ, бöкүгүнэ «черки»; к. ш. ук нуг., к.-балк. бүклесин «кигәвен; солитёр (< кигәвен корты)». Башк. бөгөлсөн һәм нуг., к.-балк. мисаллары бу сүзнең монг. телләреннән кергәнлеген күрсәтә: монг. бүкүнэсүн «һәртөрле кигәвен-шөпшәләр», сүзнең тамыры *бүңкэ- «кадау», чаг. бор. төрки (ДТС: 116–117) bögdä, böktä «хәнҗәр», чув. пăван «кигәвен» (чаг. бөгән) венг. bögöly «бөгәлчән, кигәвен». Gombocz: 38 (тагын мисаллар китерелә). Räsänen 1969: 91; ЭСТЯ II: 212–213 (Э.В. Севортян бор. төрки bög «чаян, бөя» сүзе белән чагыштыра); Федотов I: 394. Бу сүзләрдә бүк- «бөгү» һәм бүк- «кадау, тешләү» контаминацияләнә.



Предыдущая статья            Следующая статья