Тэтимол 2015

БӨГӘВЕЛ[бөгәwĕл] тар. «агент; шпион» < чыгт. (Радлов IV: 158) «сарайдагы бер чин», көнч. төрки (уйг. диал., к. Zenker: 204) bakawul, bukawul «хөкемдарның ашын (агуламадылармы дип) татып караучы» ~ үзб. букавул, кырг. диал. (Юнусалиев: 1971) бöкöвүл «туйда ашамлык-эчемлек бүлүче» >> рус. (Срезневский I: 47) бегеол, бегеул «агент», бор. төрки (ДТС: 131–132) bük «яшертен (сак), сер», bük- «иелеп, чүгәләп утыру» ~ яз. монг. büggü-, эвен. буғун- «посу, поскында утыру» (к. ССТМЯ I: 102) сүзеннән; чаг. ш. ук алт. диал. бöг- «яшеренү», тув. bük «тар үзән, кул; ышык җир», бор. төрки (ДТС: 117) bök < бор. кыт. pieg «дивар; койма; Бөек Кытай дивары». Фасмер I: 142.



Предыдущая статья            Следующая статья