Тэтимол 2015

БОЯР < рус. бояр (берлек санда боярин) < бор. рус. боляр (болярин) Дунай болгарлары телендәге бойла, bονληα ~ бор. руник bojla, кыт. чыганакларында пейло ~ маньч. bejле, чжурчжень (черчет) яз. телендә bogiljä «би, кенәз» (чаг. ш. ук бор. рус. быля «дәрәҗәле түрә») һәм бор. төрки er, ār «ир, батыр» сүзләреннән гыйбарәт (бойла, боййа күп чыганакларда искә алына).

Безнеңчә, бойла бор. төрки бой < бодги < борги «кабилә» сүзеннән һәм «үзәк хөкүмәт (каган) каршында кабилә вәкиле» мәгънәсендә булган.

Бояр сүзе тур. әдәбият зур, к. Фасмер I: 203, 259; Менгес: 83–86; Бартикян: 67–77; Dоnuk: 9–10. К. Баяр.



Предыдущая статья            Следующая статья