Тэтимол 2015

БОТАК «ветвь, сук» < гом. төрки бутақ, себ. тат., хак. һ.б.ш. путақ, пудағ < бор. төрки, чыгт. (Будагов I: 284) буғдақ, бор. төрки (ДТС: 129) butïq id. ← тат. диал. бота-, гом. кыпч. бута-, себ. тат. пода-, хак., алт. диал. һ.б. пуда- < *буғта- «ботакларны кискәләп, кәүсәне арындыру», чаг. ш. ук бор. монг. (Поппе 1938: 126) buta- «ботак ботау», бур. бута «челпәрәмә», бутала- «ваклау, ботарлау». Тамыры бор. богут «буынтык, буын, буыннар» дип фаразларга мөмкин, ягъни ботак < бутак < бугут-ак ← бугут-а «буынлау, буынтыклар ясау һ.б.ш.». Бутак дип кайбер үсемлекләргә хас рәвештә (мәс., кыяклыларда) кәүсәнең боҗраланып калынайган урыннан берничә тармак берьюлы чыккак төшне атаганнар булса кирәк: алтай шаманнарының дәрәҗәләре ботаклар буенча аталган, мин дүртенче пудак шаманы, ә ул җиденче пудак шаманы (димәк «югарырак тора») дигәннәр. Мухамедова 1973: 79.



Предыдущая статья            Следующая статья