Тэтимол 2015

БОРЫЧ[бŏрŏч], диал. порыц «перец» > чув. пурăç, мар. бурысь, пурыс, бурыч, удм. пурус, пуръс (Гордеев I: 246, Насибуллин: 134) < куман. burč, гом. кыпч. бурч, буруч, төр. buruc, уйг. мурч һ.б. (күп төрки телләрдә) – ахыр чиктә санск. mariča «борыч» сүзеннән (Абаев I: 282; Räsänen 1969: 345). Төрки сүзләр рус. перец сүзеннән түгел, сугд. теленнән алынганнар, к. сугд. mrč «борыч». Федотов I: 400.



Предыдущая статья            Следующая статья