Тэтимол 2015

БОРЫНДЫК II[бŏрŏнд ы̌қ] «бурундук (зверёк с пятью продольными полосами на спине)» > чув. пăрăнтăк, рус. бурундук id., ш. ук «люцерна (үсемлек)», к. Фасмер I: 248; Аникин: 146). Моңарчы бу сүзнең килеп чыгышы аңлатылмаган. Безнеңчә, буй-буй тасмалы бу сөйкемле кимерүче җәнлек борындык апага (анага) охшатылган: борындык анай (инәй) «печә тун», ягъни «буй-буй кишәрле тун» (андый тун явыз рухлардан саклый дип уйланылган) киеп йөргән, к. Печә.

Мар. урымдо, урымтыш «борындык(җәнлек)» сүзенең борындык сүзенә этимологик багланышы юк – ул мар. ур- «күмеп кую» фигыленнән килә (борындык кышкылык чикләвек запасларын җиргә күмеп куя).



Предыдущая статья            Следующая статья