Тэтимол 2015

БОРЫНДЫК I[бŏрŏнд ы̌қ], тат диал., башк. морондок «намордник; палочка, продеваемая через носовые перегородки быка, верблюда, к которой прикрепляется поводок» > чув. пăрăнтăк id. – борын сүзеннән (кайбер телчеләр бор-у, ягъни «борып йөртү» сүзеннән диләр, тик бу кирәксез фантазия). К. гом. кыпч. бурындық, бурундуқ (каз., кырг. мурундуқ), бор. төрки (ДТС: 126) burunduq, төр. buruntuk, төркм. (ТДГДС: 42) бурунтуруқ, аз. бурунтулуғ, төркм. бурунтаг ~ монг., бур. бурунтаг «борындык». Туй терминологиясендә (ТТДС II: 54; БТДҺ: 54) борондык анай (~ инәй, җиңги, сирәгрәк – атай), башк. морондок инәй (~ әсәй, агай) «кәләш менгән атның, дөянең һ.б. борындыгын-йөгәнен тотып баручы» булган, к. Будагов I: 278. Бор. төрки телләрдә (КБ, МК) burunduq vezir термины булган. Рус. бурундук «көймә тарттыру җайланмасы» тур. Аникин: 145–146. Чаг. ш. ук себ. (Баязитова 2001: 26–27, 98) борнаучы ~ порнауцы «туйда хәбәрче, арадашчы». ЭСТЯ III: 271–273 (тулы түгел). К. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья