Тэтимол 2015

БОРЫН I[бŏрŏн] «нос; мыс» ~ башк. мŏрŏн < гом. төрки бурун, мурун < бор. *бургун id. бор. төрки *бур- *буры-, бура- «искәү (иснәү)» сүзеннән, к. монг. бур- «искәү», нан. бури, кор. пури «борын» (Рамстедт), кырг. бура-, уйг. диал. пура- «искәү; бурсу, исләнү» һ.б. Бор//бур тамырының исем һәм сыйфат мәгънәләре дә булган, к. монг. бур, бор «ис», шуннан тат. бурсы-у «исләнү, чери башлау».

Борын < бурун сүзе күп мәгънәләр алган һәм күп телләргә кергән, мәс., к. рус. бурун «суның кыяга бәрелгән төшендәге өермә» (к. Мурзаев 1984: 103–104). Рамазанова 2013: 51–55.

Дерив.: борынлы, борынсыз; борынла-у > борна-у; к. Борындык. Ихтимал, к. Борнай.



Предыдущая статья            Следующая статья