Тэтимол 2015

БОРЧА, бөрчә, себ. (Тумашева 1992: 180) пүрцә «блоха» ~ башк. бөрсә, чув. пăрçа id. ~ к.-балк., ком. бюрче, нуг. бүрше, бүршә, кар. бурача, төр. püre, pire, бор. кыпч. (әл-Идрак) bürä, bürcä id. Ш. ук вакытта каз., к.-калп., чыгт. бүргэ, кырг. бүргö, уйг. бүргә, үзб. бурга ~ монг. бүргэ < бор. төрки (ДТС: 118, 133) bürgä, bürkä id. К. ш. ук каз. (ҚТДС: 74) бŏрша «борча».

Сүзнең тамыры бүр яисә бүр- (фигыле), веляр вариантлар икенчел (тат. бŏрча, ихтимал, болг. яисә чув. сөйләшләреннәндер, бу вариант әд. телгә очраклы рәвештә кергән: күпчелек сөйләшләрдә – бөрчә); -чэ//-чә һәм -кэ, -гэ (монголча) кечерәйтү кушымчалары.

Шул да игътибарга лаек: гар. бурғаçа «кандала», фар. шивәләрендә бруса, бор. фар. brušā, бор. һинди. prusi, грек. bhlusa, литв. blusa ~ рус. блоха «борча». ЭСТЯ II: 298–299; Федотов I: 402. Һинд.-евр. сүзләр тур. Фасмер I: 176–177; Kluge: 303.

Дерив.: бөрчәле//борчалы; бөрчәлә-ү//борчала-у. Бөрчә ~ бүргә варианты мәкальләрдә саклана: бурыч бөрчә булып керә, богра булып чыга (богра «ата дөя»).



Предыдущая статья            Следующая статья