Тэтимол 2015

БОРХЫТ-У[бŏрхŏт-], порхыт-у «вздымать (пыль и т.п.)» диал. борхы-у, порхы-у, башк. борқо-у «бөркелеп тузан, төтен һ.б.ш. күтәрелү, чыгу» сүзенең йөкл. юн.; борқы- фигыле гом. алт. сүзе: каз., к.-калп. бурқы-, үзб. бурқи-, як. бурғай- ~ бор. монг. burgi- «борхылу» ~ эвенк. һ.б. бурқи бурқу «куе тузан, ишелеп яуган кар һ.б.ш.» (к. ССТМЯ I: 113); к. ш. ук нуг. бурқыра-, кырг. бурқура-, тув. бургура- «борхылу».

Тат. телендә бу сүздәге -х- авазы (пырхылды-у сүзендәге кебек үк) порых, борых – бөркелеп тузан, төтен чыгуга тәкълит сүзеннән килә (тәкълиди сүзләрдә гадәти булмаган авазлар да очрый). Сүзнең төп тамыры бур, бур-бур, тат. (ЗДС: 139, 537) бурым, пор – бөркелеп чыгуга тәкълит – монг. телләрендә ачык сакланган (ССТМЯ I: 111–112). Чаг. Порак.



Предыдущая статья            Следующая статья