БОРХАН, борған (Н. Исәнбәт) «языческий идол, икона» ~ алт., хак. буркан, пурқан «Будда хан» (кыт. *bur < but < санск. Buddha); икенче төрлесе – бор. төрки (ДТС: 127, төрле чыганаклардан) burxan «пәйгамбәр; будда; икона» < бор. кыт. bvyr «будда, Будда» сүзеннән дип аңлатыла, к. ш. ук тув. бурган ~ монг. бурхан > эвенк. (ССТМЯ I: 113) буркаан «тәңре; борхан» һ.б. (к. Аникин: 146, шунда бай әдәбият күрсәтелә). Борхан сүзен гар. теленнән кергән Борһан исеме белән бутарга ярамый. |