БОР-У, себ. пор-у «повёртывать, повернуть; выжимать; отклонять; крутить» ~ ком., к.-балк. бур- id. Бүтән кыпч., ш. ук уйг. телләрендә боларга тәңгәл ике сүз бар: бур- «бору, әйләндерү» һәм бура- «борып кертү (чыгару)»; бора-у фигыле тат. сөйләшләрендә дә бар (һәм шуннан к. Борау ), ләкин әд. телнең (бу очракта тискәре) тәэсире нәтиҗәсендә әлеге мәгънә дифференциациясе юкка чыгарылган. Бор- < бур- (алт. пур-, чув. пăр-) сүзе гом. төрки, гом. монг., гом. тунг.-маньч. характерда; төрки, монг. даирәсеннән тыш, бүтән тел төркемнәрендә дә очрый (к. рус. бур). Бора- < бура- нигезе бор. *бур «борыла, бөтерелә торган нәрсә» (исем) сүзеннән ясалган, чаг. уйг. буру- ~ буры- «бору, бөтерү» һ.б., к. ЭСТЯ II: 264–267; Федотов I: 398. Бор- бик продуктив нигез: боргыч, борык «борып ясалган, борылган» (дүрт торык, ике борык – тәкә яки кучкар тур. табышмак); борым (Остроумов 1892: 60) «җеп бавы, киләп»; борыл-у, борыш-у, бордыр-у. К. Борам, Борау, Боргы, Борыт, Бөр-ү, Бурлак. |