Тэтимол 2015

БОРТАС «буртас (название древнего племени в Серднем Поволжье, буртасами с XVII века называли и татар-мишарей, “посопных татар”)». Бортас кебек «бик таза, бәдәнле» кеше; борыны бортас, карыны картас дигән табышмак та бар. Бортаслар тур. күп язылган, иң әтрафлы мәкалә: Попов А.И. Буртасы // Названия народов СССР. Л., 1973: 111–121. Этимологиясе ачык түгел. Гомумән, бортаслар мордваларга якын булган дип уйлыйлар.

Бортас дигән елга (Иделнең кушылдыгы) да булган (к. История татар I: 475); Шәрыктә иң яхшы төлке тиресе буртаси дип аталган. Болгар белән бортас бертуганнар дигән легенда да бар (Давлетшин 2004: 98). Шуннан чыгып, Түбән Идел буе мишәрләре бортас токымыннан дигән фикер әйтелгәли.



Предыдущая статья            Следующая статья