Тэтимол 2015

БОРТАК: бортак авыз «похабный, выражающийся матом (преимущественно о женщине)», диал. (ТТДС I: 92) «экономный (?)», себ. (Тумашева 1992: 47, 176) буртақ, портақ «неопрятный; расточительный», порсым-портақ «неряшливый» ~ нуг., ком., кырг. буртақ «тупас сүзле, әшәке телле» ~ калм. burtag «пычрак, әшәке», алт. пыртак «пычрак; явыз рух» (пырча хан «әшәкелек рухы»), хак. пуртах, пыртах «болганчылык, былчырак, пычрак», тув. быртак «лайла; чүплек» ~ монг., бур. буртах, яз. монг. (Поппе 1938: 125) burtak – чыгт. arıqsız «арусыз», иске монг. (Владимирцов: 125) bortun, börtün «түгенте, пычрак су» һ.б. ~ эвенк. (ССТМЯ I: 114) буртак «менструаль кан», орок. боротчи- «пычрату», көнч. төрки (Zenker: 215) burtaq «пычранты; каткан; каткан пычрак», чаг. ш. ук чыгт. (Радлов IV: 1830–1831) буртақ «бик тигезсез җир, керентеле-чыгынтылы рельеф», төр. burtak «бик ташлы (җир)», уйг. пордақ «чунтай, күкәй капчыгы», үзб. муртақ «яралгы» – ясалышына караганда бурт-ақ, ягъни бурт тамырыннан, чаг. чыгт., госм. (Радлов, Ор. cit.) бурт- «җыерчыклану», (Zenker, Ор. cit.) burt «җыерчык, җыерчыкка җыелган кер», чаг. нуг. буртай- «чыраен сыту», себ. (Тумашева 1992: 179) пурт- «искерү (бөршәю?)».

Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, тат. сүзлекләрендә (ТТАС I: 179; ТТДС I: 92) бортак «хәстәрле, сак тота белүче» дию бөтенләй дөрес түгел – ул очраклы чыганактан алынган, контекстны дөрес аңламаудан килеп чыккан.

Мар. (Упымарий: 168) пуртак «артель» (?), (Саваткова: 127) пурлак «бурлак; пычрак битле» сүзләренең бортақ сүзенә багланышы ачык түгел.



Предыдущая статья            Следующая статья