Тэтимол 2015

БОРНАЙ, бырнай (ЗДС: 128, 146) «привередливый; кичливый» мәдрәсә шәкертләре телендә борын нигезеннән гар.-фар. сүзе моделендә ясалган, к. төр. burnai, buruni «борнай, борын чөерүче». Гар. яки фар. телләрендә дә ясала ала, чөнки бурун сүзе аларга да кергән. К. Борын I. Рамазанова 2013: 53–54.

Борнай сүзенең китерелгән этимологиясе шиксез-шелтәсез түгел – аның ясалышы томанлы. Борнай < бурнай сүзенең фар. бур-у-най «һәртөрле сыбызгы-сызгырткы», күч. мәгъ. «нигезсез мактану, һавалану» сүзеннән дә килүе ихтимал.

Деривациясе дә бар: борнайлык; борнайлан-у.



Предыдущая статья            Следующая статья