Тэтимол 2015

БОРАМ, борым, брам, брен, брун диал. «паром» (ТТДС I: 91–93, ЗДС: 134) ~ ком. бурам id., тат. диал. сүзлекләрдә русчадан диелә, ләкин рус сүзенең үзенең дә канәгатьләндерерлек этимологиясе юк һәм бŏрам бу яңгырашларда һ.б. «паром» << бор. ним. farm id. (Фасмер III: 331) яки ним. диал. Prahm (күплек санда Präme) > төр. (һ.б. Балкан телләрендә) pram, pereme «баржа, паром» сүзеннән. К. Kluge: 717.

Бу сүз, ихтимал, күп заманнар (VII–XIII гг.) дәвамында зур елгалар аша кичерү белән көн күргән герман кабиләсе «брамчылар» (русча бродники) теленнән таркалгандыр. Аларның XIII г. монголларга хезмәт итүе билгеле.



Предыдущая статья            Следующая статья