Тэтимол 2015

БОРАЙ «полба» ~ чув. пури id. > тат. диал. (ЗДС: 543) пури «сарут». Бу хәз. бүтән төрки телләрдә очрамый торган сүз бик бәхәсле булып чыкты (ЭСТЯ II: 234): берәүләр аны болг. телендә буғдай, будай сүзеннән килеп чыккан дип исәплиләр, икенчеләр литв. purai «көзге бодай, борай», латыш. puri id., бор. рус. пыро «бодай» (ш. ук пырей «сарут») ~ санск. pūras «көлчә; борай (?)», грек. πνρος «бодай, бөртек» һ.б.ш. сүзләргә нигезләнеп, һинд-евр. телләреннән Урта Идел телләренә кергән диләр. Г. Рамстедт (1957: 206) борай сүзен кор. pоri «арпа» сүзе белән чагыштыра. Чаг. ш. ук. гар. бурр «бодай». Федотов I: 400–401.



Предыдущая статья            Следующая статья